Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алданган татарстаннар Казанда митингка чыкты


Чарага барлыгы 300ләп кеше җыелган дип санала.

Казанда Петрова паркында акчаларын югалткан банк мөштәриләре, өлешләп фатир алуда алданучылар, чүп яндыру заводы төзелешенә каршы чыгучылар, газүткәргеч төзелү сәбәпле өйләре сүтелергә мөмкин Осиново һәм Салмачи кешеләре, Яшел Үзәндә өйләре ишелеп баручылар һәм зур йөк машиналары йөртүчеләрнең митингы узды. Аны КПРФ оештырды. Бу хакта "Idel.Реалии" хәбәр итә.

Митинг 50 минут тирәсе дәвам итте һәм анда барлык дәгъва белдерүче төркемнәрнең вәкилләре чыгыш ясады.

Чара вакытында полиция вәкилләре чүп яндыру заводын төзүчеләр һәм өлешләп фатир алуда алданучылар шигарьләрен алырга кушкан. Коммунистлар фиркасе вәкиле әйтүенчә, чүп яндыручылар митингка чыгу турында белдертмәгән булган. Ә өлешләп фатир алуда алданучылар "Мэра в отставку! Бездомная Казань" дип язылган шигарь күтәргән. Тәртип саклаучылар моны сәяси шигарь дип белдергән.

Митинг азагында катнашучылар резолюция кабул итте. Анда алар "Казанда яшәүчеләргә кагылган мөһим мәсьәләләр турында карарлар кабул иткәндә халыкны катнаштыруны", "Платон" системасын бетерү тәкъдиме белән чыгу, йөк машиналарын үлчәү системасын канунга туры китерү, Казандагы проблемалы йортларны ширкәт хуҗалары хисабына төзеп бетерү өчен чаралар күрү язылган.

Татфондбанкка карата да таләпләр куелды. "Банклар бөлгенлеге сәбәпле зыян күргән оешма, ширкәт һәм кешеләрнең исемлеген булдыру, югалтуларны киметү планын эшләү һәм әлеге банкларның милкен контрольдә тоту".

XS
SM
MD
LG