Accessibility links

Кайнар хәбәр

14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун өлгесе Думага кертелде


Депутат Виталий Милонов
Депутат Виталий Милонов

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов социаль челтәрләр эшчәнлеге турында канун өлгесен тәкъдим итте. Әлеге документта 14 яшькәчә балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю күзаллана.

Яңа канун өлгесенә ярашлы, кулланучыларның яшен ачыклау өчен социаль челтәрләрдә теркәлү шәхес турындагы таныклыкны күрсәтеп кенә мөмкин булачак. Моннан тыш, кулланучылар теркәлгәндә ялган исемнәр яза алмаячак.

Депутатлар рөхсәтсез митинглар һәм җыеннар турында хәбәр итүне тыярга тәкъдим итә. Милонов бюджет оешмаларында социаль челтәрләрне бөтенләй тыю яклы.

14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун өлгесе әзерләнүе турында узган атнада билгеле булган иде.

Дүшәмбе Русиядә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру күрсәтүенчә, респондентларның 52 проценты социаль челтәрләргә таныклык белән теркәлүгә каршы. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 62 проценты 14 яшькәчә балаларны социаль челтәрләргә кертүне тыярга кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG