Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең терәк югары уку йортлары исемлегенә Татарстан һәм Башкортстанныкылар кермәде


Башкорт дәүләт университеты
Башкорт дәүләт университеты

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы илнең терәк югары уку йортлары бәйгесендә җиңүче 22 уку йорты исемлеген чыгарды. Алар арасында Татарстан һәм Башкортстан югары уку йортлары юк.

Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, уку йортлары ике төркемгә бүленгән. Беренче сигез уку йорты федераль казнадан финансланачак, ә калган 14 уку йортына төбәкләр ярдәм итәчәк.

Федераль финанслау төркеменә эләгүчеләр арасында Идел буе федераль бүлгесеннән Түбән Новгород дәүләт техник университеты гына бар.

Төбәкләр тарафыннан финансланачак уку йортлары арасына Мари, Новгород, Тольятти, Ульян дәүләт университетлары, Сарытау дәүләт техник университеты кергән.

Татарстан һәм Башкортстан югары уку йортлары бер исемлеккә дә эләкмәгән.

Төбәкләрдә терәк университетлар булдыру турында элекке мәгариф министры Дмитрий Ливанов 2015 елда белдергән иде. Шул ук елның октябрендә уку йортларын сайлап алу башланды. Ул берничә этапта узды. Беренче дулкында 2016 елда 11 университет сайлап алынган иде. Ул вакыттагы исемлеккә Уфа дәүләт нефть техник университеты керде.

Әлеге бәйгедә "5-100" програмына керүче уку йортлары катнаша алмый. "5-100" проектында 21 уку йорты, шул исәптән Казан федераль университеты да бар.

XS
SM
MD
LG