Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белковский Мәскәү-Казан низагы Русия федерализмына куркыныч тудыра, ди


Станислав Белковский
Станислав Белковский

Сәясәт белгече Станислав Белковский фикеренчә, Татарстан белән федераль үзәк арасындагы низаг Русия федерализмы өчен куркыныч тудыра. Бу хакта ул "Эхо Москвы" радиосына белдерде.

"Татарстан, Төньяк Кавказдагы ислам төбәкләре белән чагыштырганда, Русия федерализмының күпкә йомшаграк буыны", диде Белковский "Особое мнение" тапшыруында.

Сәясәтче әйтүенчә, Татарстанның мөстәкыйль булмавын күрсәтер өчен "берничә зур банкны җимерделәр". Шулай итеп федераль үзәк республиканың күп мәсьәләләрне үзе хәл итү хокугын шик астына куя, ди Белковский.

"Татарстан Чечня кебек үк бәйсез булырга күнекмәгән. Татарстан беркайчан да үзен Русиягә каршы куймады. Ләкин ул ярымбәйсез булды. Әгәр биредә киеренкелек тудырсаң, бу Чечняга караганда да, җитдиерәк булачак", ди сәясәтче.

Белковкий сүзләренчә, Кавказ республикалары, иртәме-соңмы, "Русиядән аерылып чыгачак", ләкин Татарстанга карата без "фикер йөртә алмыйбыз". Татарстан белән Мәскәү арасында яңа Шартнамәгә карата "килешүгә ирешелмәсә", федерализмга куркыныч янаячак, ди сәясәтче.

Вәкаләтләрне бүлешү турындагы хәзерге килешү Русия президенты Владимир Путин һәм Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев тарафыннан 2007 елның җәендә имзаланган иде. 2017 елда ул гамәлдән чыга.

XS
SM
MD
LG