Accessibility links

Сораштыру русияләрнең күпчелеге Ленин һәйкәлләрен алып куюга каршы булуын күрсәтте


Мәскәүдә Владимир Ленин Мавзолее

Русияләрнең 79 проценты Владимир Ленин һәйкәлләрен алып куюга каршы булуларын белдерә. Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәтүенчә, халыкның нибары дүрт проценты гына һәйкәлләрне алып куюны тулысынча яклый.

Сораштыруда катнашучыларның 10 проценты Ленин һәйкәлләрен алып кую белән "күбрәк килешә". Халыкның сигез проценты җавап бирергә авырсынган, дип яза Коммерсант Левада сораштыруларына сылтанып.

Тарихта Ленинның ролен уңай яктан бәяләүчеләр өлеше дә арткан.

2006 елда аның ролен "тулысынча уңай" һәм "уңай" бәяләүчеләр саны 11% һәм 12% булса, 2016 елда - 13% һәм 40% булган. Соңгы сораштыру саннары исә 15% һәм 41% тәшкил итә.

Респондентларның 26 проценты Ленин турында хәтер сакланачак, ләкин "аның юлы белән беркем дә бүтән бармаячак" дип саный. Русияләрнең 23 проценты "Ленин илне прогресс юлыннан алып барды", 21 проценты аның идеяләре "эшен дәвам итүчеләр тарафыннан бозылып күрсәтелде" дип уйлый.

Сораштыруда катнашучыларның 19 проценты Ленин кешеләрне "якты киләчәккә алып барды", дип белдергән, ә 15 проценты ул илне "ялган юлдан алып барды һәм бу күп кенә бәхетсезлекләрнең сәбәбе булды", дип әйткән.

Респондентларның 31 проценты Ленин җәсәде Кызыл мәйдандагы Мавзолейда калуын тели. 32 проценты аны Кремль дивары янында җирләргә кирәк ди, 26 проценты Петербурдагы Волковский зиратында җирләү яклы.

Сораштыру 31 марттан 3 апрельгә кадәр Русиянең 48 төбәгендә 1,6 мең кеше арасында уздырылган.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG