Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Төнге бүреләр" клубы байкерларын Польшага кертмәгәннәр


Александр Залдостанов былтыргы йөрештә
Александр Залдостанов былтыргы йөрештә

"Төнге бүреләр" Русия мотоциклчылар клубының "Җиңү юллары - Берлинга" дип аталган йөрештә катнашырга җыенган әгъзаларын Польшага кертмәгәннәр. Клуб экстремистик оешма булуда шикләнелә.

Польшадагы чарада мотоклубның Европа бүлгеләре, шул исәптән, Беларустагы әгъзалары гына катнаша алды, дип белдергән ТАССка "Төнге бүреләр" вәкиле Евгений Строгов.

"Төнге бүреләр" Җиңү көне алдыннан мотойөрешләрне даими оештыра. Соңгы елларда мондый чаралар җәнҗаллар белән тәмамланды. Узган ел Прагада Русия тарафлы байкерларны "Оккупантлар, өйләрегезгә кайтыгыз!", "Чемодан, вокзал, Русия!", "Кырым татарларына ирек!" дип демонстрантлар каршы алды.

2015 елда Чехия һәм Германия "Төнге бүреләр" клубының җитәкчесе Александр Залдостановны, Донбасстагы сепаратистларны яклаган өчен, үзләренә кертергә теләмәде. Польша да байкерларны кире борып җибәргән иде.

Залдостановны АКШ һәм Канада чикләүләр исемлегенә кертте. Коррупциягә каршы көрәш фонды мәгълүматларына караганда, "Төнге бүреләр" Русия федераль казнасыннан күпмиллионлы грантлар ала.

XS
SM
MD
LG