Мәхкәмә шаһитләрне көч белән китерергә дигән карар чыгарды.
Кырымның Русия тарафыннан куелган хакимияте журналистны ярымутрауны аннексияләү турындагы мәкаләсе өчен "сепаратизмга чакыру"да гаепли. Аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
Семена исә үзен гаепле санамый, чөнки Кырымның статусы әле дә булса бәхәсле кала дип исәпли һәм бу уңайдан үз фикерен белдерергә хокукы булуын әйтә.
Кушма Штатлар, Европа берлеге, Европадагы иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеген күзәтүче оешмалар Семенаны эзәрлекләүгә борчылуларын белдерде.
Активистлар мәхкәмә процессы Русиянең бәйсез мәгълүмат чараларына һәм Мәскәүнең Кырымны басып алуыннан соң башкача фикер йөртүчеләргә кискен басым ясау дип бәяли.