Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан кирмәнендә Президент үзәге ачарга җыеналар


Миңтимер Шәймиев һәм Рафаэль Хәкимов
Миңтимер Шәймиев һәм Рафаэль Хәкимов

Казан кирмәнендә Президент үзәге ачарга ниятлиләр. Матбугат чаралары аны Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев шәхесе белән бәйли.

"Казан кирмәне" дәүләт музей-тыюлыгы Президент үзәгенең фәнни концепциясен һәм сәнгать проектын ясату өчен бәйге нигезендә "Дисплей арт" ширкәтен сайлап алган. Ул Татар халкы һәм Татарстан республикасының дәүләтчелеге тарихы музее нигезендә башкарылырга тиеш.

"Дәүләтчелек тарихы музееның Президент үзәге, музейга килүчеләр белән эшләүнең яңа форматларын кулланып, ТАССРның алда торган 100 еллык юбилее уңаеннан, Татарстан үсешен төрле яклап тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирергә тиеш" диелгән дәүләткә сатып алу порталындагы техник йөкләмәдә.

Йөкләмәгә ярашлы рәвештә, Президент үзәге музей экспозицияләрен, күргәзмә залларын, китапханә һәм архивны берләштергән бердәм мәйдан булырга тиеш. Шулай ук конференцияләр, бәхәс һәм лекторийлар өчен урын калырга тиеш. Килешүнең башлангыч бәясе 4 миллион сумга якын.

2015 елда Екатеринбурда Ельцин үзәге ачылды. Бу Русиядә беренче шундый үзәк. Биредәге китапханә, музей һәм күргәзмә Русиянең элекке президенты Борис Ельцин мирасына багышлана.

XS
SM
MD
LG