Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:37

Активистлар 2012 елны Сазлык мәйданында митингта катнашып хөкем ителгәннәргә яклау белдерде.

Мәскәүдә Сазлык мәйданында ким дигәндә җиде активист тоткарланган. Алар хәзерге вакытта "сазлык мәйданы эше" нигезендә колониядә тотылган Иван Непомнящихны яклау нисбәтеннән шигарьләр тотып торган. Тоткарланганнар "Хамовники" эчке эшләр идарәсендә тотыла.

Бүген Мәскәүдә оппозиция митингы узды. Анда өч меңгә якын кеше катнашты. Биш ел элек 6 май көнне Владимир Путин игаугурациясенә бер көн калганда мәскәүләр Сазлык мәйданына митингка чыкты. Алар сайлаудагы хәрәмләшүгә протест белдерде. Чарада бәрелешләр барлыкка килде. Полиция белән тарткалаштан соң 30дан артык кеше хөкем ителде. Аларның бер өлеше әле дә төрмәдә кала.

XS
SM
MD
LG