Accessibility links

сишәмбе, 27 июнь 2017, Казан вакыты 15:24

Хәзер Татарстанда Владимир шәһәренә җибәрелгән экспертиза нәтиҗәләрен көтәләр.

Лаештагы кошчылык комплесында 450 мең тавыкны юк итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов сүзләренә таянып InKazan яза.

Аның сүзләренчә, хәзер Татарстанда үткәрелгән тикшерүнең нәтиҗәсен көтәләр.

"Бүген кичкә таба яки иртәгә без әлеге документны алырбыз. Һәм шуның нигезендә тавыкларны нинди юл белән юк итүен хәл итәрбез", дигән Әхмәтов.

Билгеле булганча, кичә "Лаеш" кошчылык комплексында кош кизүе ихтималлыгы әйтелде. Татарстандагы тикшерү нәтиҗәләре Владимир шәһәренә җибәрелде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG