Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар активисты Риза Изетов тоткарланган


Риза Изетов йортында куәт төркеме тентү уздыра. 11 май 2017 ел
Риза Изетов йортында куәт төркеме тентү уздыра. 11 май 2017 ел

11 май иртән кырымтатарлар укмашып яшәгән Акмәчет янындагы Мамак (Строгановка) бистәсендә кырымтатары Риза Изетов йортында куәт төркеме тентү уздырды.

“Бүгенге көн кырымтатар җәмәгать активисты Риза Изетовның өендә тентүдән башланды. Кырымның асаба халкы кырымтатар активистларына, кырым мөселманнарына каршы репрессияләр дәвам итә. Ул уйлаганын, хакларның бозылуы хакында сөйләргә курыкмый, аның сәяси принципиаль карашы бар һәм ул күршесендә, милләттәшендә бәла чыкканда аңа килә, аны “гаепләү мәддасе” шул”, дип язды Фейсбукта адвокат Эмиль Курбединов.

Сәгәть 9да тентү беткәннән соң Риза Изетовны алып киткәннәр. Аның артыннан адвокат та барган.

Риза Изетов 30 мартта тоткарланып Акмәчеттәге экстремизмга каршы үзәккә алып барылып, андагы подвалда тотылганнан соң чыгарылган иде. Тыныч җыелыш үткәргән өчен ул 2015 елның җәендә тоткарланып административ рәвәштә җәзаланган иде.

11 майда "украин диверсанты" дип игълан ителгән Редван Сулейманов эше буенча мәхкәмә утырышы узачагы да көтелә.

XS
SM
MD
LG