Accessibility links

Кайнар хәбәр

Николай Патрушев WannaCry вирусыннан Татарстан ныграк зыян күргәнен белдерде


Николай Патрушев
Николай Патрушев

Идел буе федераль бүлгесендә WannaCry вирусыннан иң зур зыянны Түбән Новгород, Самар өлкәләре һәм Татарстан белән Чуашстан күргән. Бу хакта терроризм һәм эстермизмга каршы көрәш мәсьәләләренә багышлап Казанда узган утырышта Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев белдерде.

Патрушев сүзләренчә, вирус зур зыян салырга өлгермәгән. Күбесенчә дәүләт оешмаларына зыян килгән. Әлеге оешмалар компьютер һөҗүмнәренә кашы тору системын җайга салып бетермәгән булган, ди Иминлек шурасы секретаре.

Моннан тыш, утырышта Сүриядә сугышучы русияләр турында да сүз барды. Патрушев сүзләренчә, хәзер Сүриядә Идел буе федераль бүлгесе төбәкләреннән 400ләп кеше сугыша.

Патрушев Русия төбәкләреннән халыкара террорчылыкны финанслау юлларын ябуны кырыслатырга кирәк, дип белдерде. "Төбәкләр дәрәҗәсендә экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәш програмнарын нәтиҗәлерәк итү мөһим", диде Иминлек шурасы секретаре.

Сишәмбе Казанда Русия Иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев һәм Русия президентының Идел буе федераль бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич тероризм һәм экстремизмга каршы тору һәм рөхсәтсез миграция мәсьәләләренә багышланган утырыш уздыра.

XS
SM
MD
LG