Accessibility links

җомга, 18 август 2017, Казан вакыты 13:45

Finopolis-2017 инновацион финанс технологияләр җыены Казаннан Сочи шәһәренә күчерелгән. Быел ул 5-6 октябрьдә уза.

"Татарстан Finopolisны ике ел рәттән кабул итте. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Форум тематикасына федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә зур кызыксыну күрдек. Шуңа күрә җыенның географиясен киңәйтү мөһим дип саныйбыз һәм быел аны яңа урында уздырабыз. Ул Сочиның төп медиаүзәгендә оештырылачак", ди Русия банкы рәисе урынбасары Ольга Скоробогатова.

Аның сүзләренчә, бу катнашучыларга, спикерларга эшләр өчен зуррак мөмкинлекләр бирәчәк, шулай ук чаралар програмы да киңәйтеләчәк. Быел яшьләр өчен дә аерым көн каралган.

Ел саен җыенда дәүләт хакимияте, финанс һәм IT тармаклары вәкилләре катнаша.

Гыйнвар аенда Үзәк банк форумны быел да Казанда уздырырга җыенуын белдергән иде.

Татарстанның Татфондбанкында башланган проблемнар республикакүләм банк кризисына китерде. Берничә банкның лицензиясе алынды, кайбер банкларда вакытлы идарә кертелде.

XS
SM
MD
LG