Нью-Йорк үзәгендә җиңел машина җәяүлеләр төркеменә барып менүе нәтиҗәсендә 18 яшьлек бер хатын-кыз үлгән, 22 кеше зыян күргән.
Машина йөртүче тоткарланган. Ул Бронскта яшәүче 26 яшьлек Ричард Рохас. Аны инде элек аек булмаган килеш машина йөрткәне өчен тоткарлаган булганнар.
Полиция, шаһитлар һәм матбугат бу теракт түгел дип бәяли.
Полиция мәйданга керү юлларын япкан.