Accessibility links

Дәүләт Думасы алдан тавыш бирү кәгазьләреннән баш тартуны хуплады


Казанның 42нче санлы сайлау бүлгесе, 2016 елның сентябре

Русия Дәүләт Думасы күпчлек тавыш белән икенче укылышта алдан тавыш бирү (открепительный) кәгазьләреннән баш тарту, сайлау бүлгеләрен арттыру һәм президент сайлау көнен Кырымны аннексияләү көненә күчерү турында үзгәрегшләрне кабул итте.

Әлеге үзгәрешләр президент сайлавы алдыннан сайлаулар турындагы ике канунга кертеләчәк.

Алдан тавыш бирү кәгазьләре урынына алдан тапшырылган гариза нигезендә сайлаучылар исемлегенә кертү күздә тотыла. Әйтик, кеше сайлау көнне башка шәһәрдә, башка сайлау бүлгесендә була икән, ул дәүләт хезмәтләре порталы яки сайлау комиссиясе аша тавыш бирүгә биш көн кала гариза тапшырырга тиеш. Әгәр ул әлеге вакыттан соңрак мөрәҗәгать итсә, ул Үзәк сайлау комиссясенә кереп, махсус маркалы гариза язарга тиеш.

Әлеге тәкъдимне оппозиция вәкилләре тәнкыйтьләп чыкты. Алар әйтүенчә, мондый канун сайлау бүлгеләрендә теркәлмәгән кешеләрнең тавыш бирүен легальләштерәчәк.

Моннын тыш, сайлау бүлгеләре санын арттыру да тәкъдим ителде. Әлеге үзгәреш бары тик президент сайлавына гына кагылачак. Әлегә һәр сайлау бүлгесенә өч мең тавыш бирүче туры килә. Үзгәрешләр кертелгән очракта, әлеге сан 1,5 мең кеше тәшкил итәчәк.

Бу сайлауга килүчеләр саны күп булсын өчен эшләнә. Шул ук вакытта оппозиция вәкилләре әлеге үзгәрешкә саграк карый. Фиркаләр бу кадәр күп бүлгеләргә күзәтүчеләр җибәреп бетерә алмаячак, дип фаразлый.

Соңгы тәкъдим - президент сайлавын 2018 елның 18 мартына билгеләү. 2014 елда бу көнне Кырымны Русиягә аннексияләү карары Мәскәүдә рәсми рәвештә имзаланды.

XS
SM
MD
LG