Accessibility links

Сораштыру: Русияләрнең күпчелеге хакимиятнең аерым очракларда җәза һәм көч куллануын хуплый


Русияләрнең 73 процентка кадәре аерым очракларда хакимият вәкилләре тарафыннан көч куллану ярый, дип саный. Бу хакта "Общественный вердикт" фонды һәм Методик лаборатория социологлары тикшеренүенә таянып РБК хәбәр итә.

Респондентларга үзләрен полиция, төрмә, психиатрик хастаханә хезмәткәрләре урынына куеп карарга тәкъдим ителгән. Аларга конкрет вакыйгалар сурәтләп күрсәтелгән. Тикшеренүдә катнашучылар теге яки бу хәлдә көч куллану кирәкме, юкмы икәнен билгеләргә тиеш булганнар. Барлык мисаллар да "Общественный вердикт" хокук яклау фондының чынлап та булган очракларыннан алынган.

Сораштыруда катнашучыларның 41 проценты тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булган җинаять эшләрен тикшергәндә бераз гына канун боза ала, дип саный. 50 процент моның белән килешми.

12 процент русияле үзләрен көч кулланудан зыян күрүче дип билгеләгән.

Тикшеренүдә катнашучыларның 63 проценты балаларны урлап качучы һәм аларның кайдалагын әйтмәүче маньякка карата җәзалар куллану ярый дип саный. Респондентларның 29,6 проценты бу очракта көч куллануга каршы.

Социологлар тәкъдим иткән тагын бер мисал психиатрик хастаханәдәге очрак белән бәйле. Респондентлардан котырган авыруны "тынычландырыр" өчен санитарлар булмаганда башка авырулар көчен кулланырга ярый идеме, дип сораганнар. Русияләрнең 73 проценты ярый дип җаваплаган.

Өч ел элек Левада үзәге уздырган сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы җәзалар куллануга каршы иде, биштән бер өлеше аларны гомумән тыю кирәк дип санаган иде.

XS
SM
MD
LG