Accessibility links

Кайнар хәбәр

Арбитраж мәхкәмә Татагропромбанкны банкрот дип таныды


Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе 22 майда Русия Үзәк банкының Татагропромбанкны банкрот дип тану турындагы дәгъвасын канәгатьләндерде.

Хисаплардагы акчаларны иминиятләштерү агентлыгы Татагропромбанкта бер елга конкурс идарәчесе итеп ​билгеләнде. Киләсе мәхкәмә утырышы 2018 елның 21 маена билгеләнде.

Иминиятләштерү агентлыгы иминиятенә кермәгән кредиторлар акчаларын канун нигезендә чират буенча алачак.

Үзәк банк вәкиле Сәид Насыйбуллин сүзләренчә, Татагропромбанктагы вакытлы идарә банкның 1,7 млрд сум күләмендә бурычы булуын ачыклаган. Банкның милке һәм активлары 953 млн сум тәкшил итә. 727 млн сум акча җитми.

Русия Үзәк банкы Татагромпромбанкның лицензиясен 5 апрельдә алды. Әлеге банкның бер бүлеге буларак "Партнерлык банкингы үзәге" эшли иде. Аның да лицензиясе алынды.

XS
SM
MD
LG