Accessibility links

Кайнар хәбәр

Литваның Висагинас шәһәрендә татар җәмгыятенең 20 еллыгын бәйрәм итәләр


Висагинас шәһәрендә татар җәмгыяте оешуының 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары
Висагинас шәһәрендә татар җәмгыяте оешуының 20 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары

Быел Литваның Висагинас шәһәрендә татар җәмгыяте оешуга, татар якшәмбе мәктәбе һәм "Мирас" фольклор ансамбле эшли башлаганга 20 ел. Шул уңайдан шәһәрдә Татар мәдәнияте көннәре узды.

"Мәдәният көннәре кысаларында "Татар халкының этнографик мозаикасы" һәм татар җәмгыятенең 20 еллыгына багышланган фотокүргәзмәләр ачылды. Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре Гөлзирәк Кәлимуллина, Әлфия Кавеева җитәкчелегендә милли бәйрәмнәребезне үткәрү, татар халык биюләрен өйрәнү остаханәләре, Сабантуй бәйрәме оештырылды", дип сөйләде Азатлыкка Висагинас татар җәмгыяте рәисәсе Зилә Кәримова.

Зилә Кәримова сүзләренчә, 20 май Висагинас шәһәр мәдәният үзәгенең Драугисте залында юбилей тантанасы үткәрелгән. Юбилярларны котларга Висагинас вице-мэры Зинаида Тресницкая, мәгәриф һәм мәдәният бүлеге мөдире Аста Селюнене һәм өлкән белгече Жанна Шейна, мәдәният үзәге мөдире Дануте Моркунене, Төркия илчелеге вәкилләре, Татарстан кунаклары, шәһәр милли оешмалары һәм иҗат төркемнәре, Вильнюс, Немежис, Латвиянең Рига, Даугавпилс шәһәреннән татарлар килгән. "Тантананы чыгышлары белән Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, "Болгар кызлары" төркеме, биюче Әлфия Кавеева бизәде", диде Зилә Кәримова

Шәһәр вице-мэры татар оешмасы һәм "Мирас" фольклор ансамбле катнашучыларын рәхмәт хатлары белән бүләкләгән.

Бәйрәм чараларын үткәрүдә Висагинас татарларына Татарстан мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, Висагинас мәдәният үзәге ярдәм күрсәткән.

XS
SM
MD
LG