Accessibility links

якшәмбе, 22 октябрь 2017, Казан вакыты 11:18

Лицензияләре алынган Татарстан банклары хезмәткәрләренә эш эзләргә туры киләчәк. Аларның саны ике меңгә якын.

Эшсез калучыларның иң күбе – Татфондбанк хезмәткәрләре (бер меңнән артык). Биш йөзе – Интехбанктан, йөз кеше – Татагропромбанктан дип белдерде Казан мәшгульлек үзәге җитәкчесе Марат Хәйруллин.

2017 елның 1 маена булган мәгълүматларга караганда, Казанда 4,6 мең эшсез рәсми теркәлгән. Казанның Мәшгульлек үзәге базасында 15 мең эш урыны бар.

"Хәзер сәүдә үзәкләре күпләп ачыла. Операционист яки кассир булып эшләүче банк хезмәткәре сәүдә үзәгендә эшли ала", ди Хәйруллин.

Быел яз Русия Үзәк банкы Татфондбанкның һәм аның белән бәйле Интехбанк һәм Татагропромбанкның лицензияләрен алды. "Спурт" банкта вакытлы идарә кертелде.

XS
SM
MD
LG