Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, бер Башкортстан кешесенең "Вконтакте" челтәрендә урнаштырган язмасында белгечләр экстремизм билгеләре тапкан. Якын арада әлеге кешегә гаепләү белдереләчәк, дип хәбәр итә Тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе матбугат хезмәте.
"Коммерсантъ-Уфа" язуынча, әлеге язмада татар милләте вәкилләре турында начар бәяләмә бирелгән булган.