Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә алты кеше көчле давыл корбаны булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Мәскәүдә көчле давыл нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булуын Тикшерү комитеты раслады.

Мәскәү мэры Сергей Собянин 40 кеше яраланганын белдерде.

Җил тизлеге секундына 25 метрга кадәр җиткән диелә. Көчле яңгыр һәм гарасат аркасында Мәскәүдә машина тыгыннары барлыкка килгән. Шәһәрнең берничә районында агачлар ауган.

Яңгыр һәм җил кичке сәгать тугызга кадәр дәвам итәргә мөмкин дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG