Татарстан прокуроры урынбасары сергей Старостин чыгарган карарда тикшерүчеләр Кузнецов гамәлләрендә рившәт алу билгеләре тапмаган, диелә. Шул ук вакытта тикшерү тулысынча уздырылмаган, дип тә белдерелә. Шуңа күрә прокуратура җинаять эше ачу нигезсез дип саный.
Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсендә хәбәр итүләренчә, тикшерүчеләр әлеге карарны шикаять итәргә җыена.
Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары Кузнецов чәршәмбе тоткарланды. Ул 600 мең сум күләмендә ришвәт алуда шикләнелде.