Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:52

Пуэрто-Рикода үткән референдумда тавыш бирүчеләрнең күпчелеге АКШка 51нче штат буларак кушылуны хуплады.

АКШка 51нче штат буларак кушылу өчен ярты миллион тирәсе сайлаучы тавыш биргән. Бюллетендәге башка ике вариантка - "Тулы суверенитет өчен" 7600, "АКШ белән ассоцияләшкән" статусы калсын өчен 6700 тавыш бирелгән.

Сайлауга халыкның нибары 23 проценты килгән, бу референдум нәтиҗәләренең канунилыгын шик астына куя. Утраудагы кайбер фиркаләр референдумга бойкот белдерергә чакырган иде.

Кариб утравы халкының әлеге карары АКШ Конгрессы хуплавыннан соң гына кануни көчкә ия була ала. Моңың өчен Конгрессның ике пулатында күпчлелек тавыш җыелырга тиеш. Пуэрто-Рико губернаторы белдерүенчә, бөтен дөньяда демократия принципларын алга сөрүче Вашингтон бүген моннан баш тартса, сәер булачак.

Нәкъ йөз элек Пуэрто-Рико халкына АКШ ватандашлыгы бирелде, ләкин алар президент сайлауларында катнаша алмый һәм Конгресска вәкил итеп бары тик бер генә кешене җибәрә ала. Аның да вәкаләтләре чикле.

Утрау халкы керем салымы түләми, шул ук вакытта үзәк аларга дотацияләрне, башка штатлар белән чагыштырганда, кимрәк бирә.

XS
SM
MD
LG