Accessibility links

чәршәмбе, 16 август 2017, Казан вакыты 22:38

Кытайның көнчыгышында урнашкан Цзянсу виләятенең Фыньсянь шәһәрендә балалар бакчасы янында шартлау булды. AFP хәбәр иткәнчә, шартлау нәтиҗәсендә 7 кеше һәлак булды, 59 кеше яраланды.

Полиция мәгълүматларына күрә, шартлау җирле вакыт белән 16:50дә балалар бакчасына керү урынында булган.

Әлегә шартлауның сәбәбе билгесез. Полиция шартлауның ялгыш булганы яки махсус оештырылганы турында хәбәр итми.

Кытай мәгълүмат чаралары каза урыныннан фотолар бастыра. Анда шартлау урынында өлкәннәр белән балаларның да утыруы күренә.

XS
SM
MD
LG