Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин бу юлы да "Туры элемтә"дә коррупциягә каршы көрәшнең дәвам итүен белдерде


15 июньдә Русия телевидениесендә президент Владимир Путин белән "туры элемтә" сөйләшүе узды. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, Русия президентына барлыгы 2 миллионлап сорау җибәргәннәр. 15нче мәртәбә оештырылган чара 4 сәгать дәвам итте.

Чарада Владимир Путин Русия буйлап узган протест чаралары үз-үзләрен рекламлау максатыннан, шәхси мәсьәләләрне хәл итү өчен оештырылган дип белдерде.

Путин киләсе президент турында сорауга "барысын да сайлаучы хәл итәргә тиеш" дип җавап бирде.

Нефтеюгански шәһәреннән мәктәп укучысы Данила Прилепаның коррупция һәм коррупционерларны күз буяу өчен кулга алулар турында соравына Путин коррупциягә каршы көрәш алып барыла дип җавап бирде һәм укучыдан "сорауны укыдың, аны алдан әзерләдеңме, әллә кемдер тәкъдим иттеме?" дип җавап сорау кайтарды. Прилепа исә "бу сорауга мине тормыш әзерләде" дип җавап бирде.

Путин белән туры элемтәне еш кына алдан әзерләнгән һәм иләк аша уздырылган сораулар өчен тәнкыйтьлиләр. Бу юлы эфирда бирелгән сораулардан тыш смс белән җибәрелгән сораулар экраннарда күрсәтелде. Алар арасында "Вазифагыздан кайчан китәрсез?", "Медведев, Чубайс, Кудрин, Греф һәм башкаларны кайчан вазифаларыннан азат итәрсез? Алардан армадыгызмы?" кебек сораулар күрсәтелде, ләкин эфирда алар яңгырамады.

XS
SM
MD
LG