Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең 452 йорты реновация програмына каршы чыккан


Мәскәүдә биш катлы иске йортлар
Мәскәүдә биш катлы иске йортлар

4087 йорт тавыш бирүдә реновацияне хупласа, 452 йорт програмга каршы чыккан. 15 июньдә бу програм өчен тавыш бирү тәмамланды.

15 июнь Мәскәүдә иске бишкатлы биналарны җимерү, аларда яшәүчеләрне яңа торакка күчерү програмы өчен тавыш бирү тәмамланды. 452 йорт реновациядә катнашудан баш тарткан, йортларның зур күпчелеге, 4087 йорт програмны хуплаган.

Тавыш бирүдә ул йортлар хуҗаларының барлыгы 71 проценты катнашкан, 118 йортта бу күрсәткеч хәтта 90 проценттан арткан. 21 йортта хуҗаларның 100 проценты җимерү өчен тавыш биргән.

РБК ясаган нәтиҗәгә күрә, реновациягә каршы чыккан йортларның зур күпчелеге (84%) – кирпеч биналар. Басма тавыш бирүчеләрнең сәяси карашлары һәм метрога якын яшәве тавыш бирүдә әһәмиятле булмаган дигән нәтиҗә ясый.

Элегрәк Мәскәү мэры Сергей Собянин мәскәүләрнең 80 проценттан артыгы реновация програмын хуплый дип белдергән иде. Реновация турында канун Дәүләт Думасында 14 июнь өченче укылышта кабул ителде.

Мәскәү хөкүмәте реновация програмы кысаларында шәһәрнең 85 районында 4,5 меңнән артык йортны җимерергә, ә анда яшәүчеләрне яңа йортларга күчерергә ниятли. Програм 3 триллион сумга бәяләнә. Мэриянең бу гамәле мәскәүләрдә ризасызлык тудырды. Опозиция һәм програм белән ризалашмаучылар урам җыеннар үткәрә, програмга каршы имзалар җыя.

XS
SM
MD
LG