Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта ЛГБТның Тигезлек йөрешендә 2,5 мең кеше катнашты


Тигезлек йөреше
Тигезлек йөреше

Киевта дүртенче тапкыр узган ЛГБТ оешмаларының Тигезлек йөршенә Европа илләре дипломатлары да кушылды. Чарада 2,5 меңләп кеше катнашты.

18 июнь Украина башкаласы Киевта ЛГБТ оешмаларының Тигезлек йөрше (Марш равенства) үтте. Дүртенче тапкыр оештырылган бу чарага Европа илләре дипломатлары да кушылды. "Ил һәркем өчен дә" йөрешнең төп шигаре иде. Чарада катнашучылар "Кеше хокуклары – бар нәсәдән дә өстен" дип шигарләр әйтеп барды.

"КиевПрайд – 2017" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Руслана Панухник: "Безнең илдә хәтта Югары Рада депутатларының бер өлеше гомофоблар. Тигезлек юк, әнә шул сәбәпле, дискриминация өстенлек иткәндә, хокукларны белдерү һәм хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итү өчен өчен мондый йөрешләр кирәк", дип белдерде.

Йөреш 1,2 чакрымга сузылды дип белдерелде. Полиция мәгълүматларына күрә, чарда 2500 демонстрант катнашкан. Йөрешне полиция хезмәткәрләре һәм ил гвардиясе хәрбиләре саклап барды.

Шимбә "Уң сектор" һәм башка уң радикал оешмалар үз тарафдарларын бу чарага каршы төшәргә чакырды. Украинаның ЛГБТ сәхифәсенә дә хакер һөҗүме булды.

Якшәмбе ике йөзгә якын үтә уңчы Киев үзәгендә Тарас Шевченко исемендәге университет янында йөрешкә каршы чыгарга маташты. Йөреш барасы юл үзгәртелде, әнә шул сәбәпле үтә уңчылар белән чрада катнашучылар очрашмады. Шулай да, йөреш башланганчы бәрелешләр дә булып алды. Көчәйтелгән иминлек чаралары күрелүгә карамастан, уң радикаллар чарага җыелганнар янына үтте. Полиция украин милләтчеләре оешмасы вәкилләрен – кимендә алты кешене тоткарлады.

XS
SM
MD
LG