Accessibility links

пәнҗешәмбе, 21 сентябрь 2017, Казан вакыты 00:58

Карелиядә дүшәмбе кич Ладога күлендә биш яшүсмер утырган көймә капланган. Ике кеше ярга йөзеп чыга алган. Өчесенең язмышы билгесез. Ярга кайтучылар сүзләренчә, бер кыз батып үлгән. Әлеге хәбәр рәсми расланмаган.

Ладога күлендә Имплитахти култыгы тирәсендә 16-18 яшьлек яшүсмерләр утырган көймә капланган. Карелиянең Сортаваль районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, 16 һәм 17 яшьлек егетләр ярга йөзеп чыга алган. Алар җитди зыян күрмәгән. Тагын өчесен эзлиләр. Ярга йөзеп чыга алучы яшүсмерләр сүзләренә караганда, 2001 елгы кыз батып үлгән. Ләкин бу хәбәрне әлегә рәсми раслаучы юк. Яшүсмерләрнең барысы да Сортаваль шәһәре кешеләре. Алар Имплитахи култыгы янындагы авылга ял итәргә килгәннәр. Күл өстендә көчле җил башланганда көймә ярдан 100 метр тирәсе ераклыкта булган.

Вакыйга урынында 247 коткаручы эшли. Боралак җәлеп ителгән. ТАСС хәбәр итүенчә, көймә табылган.

Нәкъ бер ел элек 18 июньдә Карелиядә Сям күлендә фаҗига булган иде. Балалар аланыннан көймәләрдә 47 бала һәм дүрт инструктор Сям күленә чыгып киткәч көчле җил чыгып, көймәләр каплана. Нәтиҗәдә 14 бала үлгән иде.

XS
SM
MD
LG