Accessibility links

чәршәмбе, 20 сентябрь 2017, Казан вакыты 12:31

Истанбулның Ататөрк һава аланыннан дүшәмбе кичендә Казанга юл алган Turkish Airlines очкычын яшен суккан. Бу хакта Haberturk телеканалы хәбәр итә.

Пилот очкычны кире һава аланына кайтарырга мәҗбүр булган. Җиргә төшкәнче күпмедер вакыт һавада ягулык янып беткәнен көтеп әйләнергә туры килгән. Очкычта 101 юлчы булган. Очкычны техник тикшерү өчен ангарга керткәннәр. Юлчылар Казанга башка очкыч белән җибәрелгән.

19 июньдә шулай ук Истанбулдан Тифлискә очучы рейс та яшен аркасында кире борылырга мәҗбүр була, дип яза "Рустави 2" телеканалы. Һавага күтәрелгәч, юлчылар курку шаукымына бирелгән һәм кире һава аланына кайтуны сораган.

XS
SM
MD
LG