Accessibility links

җомга, 28 июль 2017, Казан вакыты 09:53

Гыйрак премьеры Мосул мәчетенең шартлатылуын "Ислам дәүләтенең" җиңелүе дип атады


Мосулдагы "бөкре" ан-Нури мәчете

"Ислам дәүләте" экстремист төркем (Русиядә тыелган) сугышчылары чәршәмбе Мосулның танылган ан-Нури җәмигъ мәчетен шартлаткан. Бу хакта Пентагон вәкилләре һәм Гыйрак гаскәре хәбәр итә.

Әлеге мәчет "Ислам дәүләте" сугышчыларының соңгы таяныч урыны иде. Гыйрак хәрбиләре сүзләренә караганда, сугышчылар аны тулы камалышта калганнан соң шартлаткан. Гыйрак премьер-министры Хәйдәр әл-Абади "Ислам дәүләтенең" әлеге гамәле "җиңелүне тануга тиң", дип игълан итте.

Үзенең "бөкре" һәм авыш манарасы белән билгеле ан-Нури мәчете Мосулның символы иде. Нәкъ шунда "Ислам дәүләте" төркеме лидеры яңа хәлифәт төзү турында игълан итте һәм мөселманнарны изге сугышка чакырды. Гыйраклылар өчен бу мәчетне кайтару зур символик мәгънәгә ия.

"Ислам дәүләте" мәчетне юк итүдә АКШны гаепләде. Сугышчылар сүзләренә караганда, мәчеткә һавадан һөҗүм булган. Америка һәм Гыйрак чыганаклары әлеге гаепләүне кискен кире кага. Гыйракта һәм Сүриядә американ гаскәрләре белән җитәкчелек итүче генерал Стивен Таунсенд мәчетне шартлатуны "Ислам дәүләтенең" рәхимсез һәм оятсыз идеологиясе" дип атады. Мондый идеологиягә дөньяда урын юк, диде генерал.

XS
SM
MD
LG