2014 елда Көнбатыш илләре Кырымны аннексияләве һәм Украина көнчыгышында сепаратистларга ярдәм итүе өчен Русиягә каршы чикләүләр керткән иде. Моңа җавап итеп Кремль әлеге илләрдән азык-төлек кертүне тыйды. Түрәләр әлеге тыю ил бизнесына зур файда китерә дип белдерде.
Чикләүгә эләккән азык-төлек 2015 елның июленнән юк ителә башлады. Бу эштә Татарстан белән Башкортстан да читтә калмады.
Путин чикләүләре илдә азык-төлек бәяләренең нык артуына китердә. Шул ук вакытта, рәсми мәгълүматларга караганда, 22 миллион тирәсе русияле фәкыйрьлектә яши, тагын биш миллионлап кеше аена җиде ярым мең сумнан күбрәк акча эшли алмый.