Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераль салым хезмәтенә анонимайзерларны блоклау хокукы бирелде


Федераль салым хезмәтенә анонимайзерларны блоклау хокукы бирелүе турында Роскомнадзор, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль салым хезмәте һәм Роспотребнадзорның бергә имзалаган фәрманында әйтелә.

Яңа фәрманда салым хезмәтенә онлайн-казиноларны блоклау функциясе бирелүе турында язылган. Кайсы да булса сайтта тыелган контентлы башка сайтка керү мөмкинлеге яки махсус компьютер програмы була икән, аны блокларга мөмкиннәр. Анонимайзерларның һәркайсы онлайн-казиноларга керү мөмкинлеге биргәнлектән, Федераль салым хезмәте аларның барысын да блоклау хокукы алачак.

Интернет-блоклауны урап узу чараларын тыю турындагы канун әлегә кабул ителмәде. Ул 23 июньдә Дәүләт Думасында беренче укылыштан гына узды. Канун кабул ителгәнче анонимайзерларны ни өчен фәрман белән тыю турында салым хезмәте һәм Роскомнадзор җавап бирми.

XS
SM
MD
LG