Һәлакәтне тикшерүдә катнашучы илләр вәкилләре шундый карарга килгән. Мәхкәмә утырышларының кайчан булачагы әйтелми, чөнки тикшерү эшләре әлегә тәмамланмаган.
"Боинг" МН17 Донбасс күгендә 2014 елның 17 июлендә бәреп төшерелде. Очкычтагы барлык 298 кеше дә һәлак булды.
Нидердланд уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Малайзиянең "Боинг 777" очкычы 9М314М "Бук" ракеты белән бәреп төшерелгән.
Ракета Украина көнчыгышының сепаратистлар контролендә булган өлешеннән җибәрелгән, диелә. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ракетаны Русиядән китергәннәр. Ләкин һөҗүмне сепаратистлар оештырганмы, яки Русия хәрбиләре ярдәме беләнме - анысын төгәлрәк ачыклау эшләре бара. Казага Русия җитәкчелегенең катнашы турында мәгълүмат әлегз юк.