Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 17:15

АКШ Дәүләт секретаре Вашингтонның Мәскәү белән Сүриядә хезмәттәшлек итәргә әзерлеген белдерде


Рекс Тиллерсон

АКШ Русия белән берлектә Сүриядә тотрыклылык булдыру юлларын эзләргә әзер, диелә АКШ Дәүләт секретаре Рекс Тиллерсон белдерүендә.

Зур егермелек төркеме илләре җыены алдыннан дөнья күргән белдерүдә язылганча, әгәр мондый хезмәттәшлек мөмкин икән, ул Сүриянең киләчәк дәүләт төзелешен билгеләүгә дә нигез салачак. "Сәяси тотрыклылык булмаганда "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен (Русиядә тыелган - ред.) җиңү максаты да тормышка ашырылмаячак," ди Тиллерсон.

Русиягә ике җаваплылык йөкләнә, диелә белдерүдә. Беренчедән, "Ислам дәүләте" һәм башка террорчы төркемнәрдән азат ителгән җирләрне сугышучы якларның канунсыз контрольгә алуына юл куймау. Икенчедән, Асад режимының кабаттан химик корал куллануын кисәтү.

Дәүләт департаменты секретаре билгеләп үтүенчә, Сүриядә АКШ һәм Русия кораллы көчләре бәрелешләрен кисәтү өлкәсендә уңышлар бар. "Вак-төяк кайбер низаглар тиз арада һәм тыныч юл белән хәл ителде. Бу исә Сүриядә ике яклы хезмәттәшлекнең потенциалы барлыгын күрсәтә", ди Тиллерсон.

XS
SM
MD
LG