Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда авыл хуҗалыгы авиациясе өчен очкычлар чыгарачаклар


"Мвен" очкычы басуны эшкәртә. agrobk.ru фотосы
"Мвен" очкычы басуны эшкәртә. agrobk.ru фотосы

Татарстан хөкүмәте һәм "Ростех" дәүләт ширкәте Казанда авыл хуҗалыгы өчен "Мвен" очкычлары чыгару турында килеште.

Казанда авыл хуҗалыгы өчен "Мвен" очкычлары чыгара башлаячаклар. Бу хакта килешүне Татарстан вице-премьеры Альберт Кәримов һәм "Ростех" вәкиле Сергей Абрамов "МАКС-2017" кысаларында имзалады дип яза РБК-Татарстан.

"Республикада авыл хуҗалыгы үсештә, бездә басуларга ашлама күп кертелә. Без кырларны эшкәртү өчен заманча һәм икътисади яктан нәтиҗәле ысуллар куллану яклы", ди Кәримов.

Аның сүзләренчә, кырларны эшкәртү хезмәт буларак тәкъдим ителәчәк. Хезмәтләр җыелмасы Иннополиста урнашкан дигитал платформада формалашачак.

"Ростех"ка караган "Технология" ширкәте җитәкчесе Андрей Силкин әйтүенчә, проект 2019 елга кадәр 120 очкыч чыгаруга исәпләнгән.

XS
SM
MD
LG