Accessibility links

АКШ Мәскәүгә яңа илче җибәрә


Джон Хантсман
Джон Хантсман

Сишәмбе АКШ президенты Дональд Трамп, ниһаять, Русиягә яңа илченең исемен атады. Ул - Юта штатының элекке губернаторы, республикан Джон Хантсман.

Джон Хантсман Мәскәүгә илче булып март аенда ук билгеләнгән иде. Ләкин Ак йорт аның намзәтен Сенатка раслау өчен җибәрүне тоткарлап торды. Чөнки Кремльнең хуплавын көттеләр. Ханстман намзәтен Кремль һәм Вашингтонда Мәскәүнең яңа илчесе Анатолий Антонов дүшәмбе хуплаган, дип яза Washington Post. Моңа, бәлки, Трамп белән Путинның Һамбургтагы очрашуы да этәргеч булгандыр, дип фаразлана.

Хантсман моңа кадәр АКШның Сингапурдагы һәм Кытайдагы илчесе булган. 2012 елда ул президентлыкка намзәтен тәкъдим иткән иде.

Хантсман кытайча да сөйләшә. Аның җиде баласы арасында асрамага алынган Кытай кызы бар. Хантстман гаиләсе эре химия ширкәтен җитәкли. Ширкәт эшләре белән гаилә башлыгы бизнесмен буларак Русиягә дә барган булган.

XS
SM
MD
LG