Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума мессенджерларда анонимлыкны тыю канунын кабул итте


Русия Дәүләт Думасы депутатлары мессенджерларның эшен көйләү һәм блокланган сайтларга керү чараларын тыю турындагы канун өлгеләрен өченче укылышта кабул итте.

Мессенджерлар турында канун телефон номеры аша кулланучыларның шәхесен билгеләүне таләп итә. Документта шулай ук мәхкәмә яки вәкаләтле дәүләт оешмасы карары белән мессенджер куллануны чикләү мөмкинлеге дә каралган. Канун 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керергә тиеш.

Блокланган сайтларга керү чараларын тыю турындагы канун анонимайзерлар һәм VPNнарны блоклауга багышланган. Мондый сервисларны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм эчке эшләр министрлыгы эзләп табып ачыклаячак. Бу канун 2017 елның 1 ноябреннән гамәлгә керә. Моннан тыш, канун өлгесе Русиядә 2014 елдан бирле булган блогерлар исемлеген гамәлдән чыгарачак.

Документларны Федерация шурасы хуплаганнан соң, президент имзаларга тиеш.

23 июльдә Мәскәүдә "Ирекле интернет өчен" дип аталган йөреш узачак. Анда катнашучылар Русиянең киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роскомнадзор) җитәкчесе Александр Жаровның вазифасыннан китүен таләп итә. 16 июльдә мондый чара Петербурда да узды.

XS
SM
MD
LG