Accessibility links

Кайнар хәбәр

Думага төбәкләрнең вәкаләтләрен киметү өчен нигезләрне арттыручы канун өлгесе кертелде


Дмитрий Медведев
Дмитрий Медведев

Русия хөкүмәте Дәүләт Думасына төбәкләргә бирелгән федераль вәкаләтләрне алу тәртибен камилләштерү турында канун өлгесе кертте.

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалаган әлеге документ хөкүмәт сайтында дөнья күрде.

Канун өлгесенә ярашлы, аерым төбәкләргә тапшырылган вәкаләтләрне кулланылмаганы яки начар кулланылганы өчен генә түгел, илне саклау, дәүләт иминлеген, халыкара һәм дәүләт дәрәҗәсендәге чараларның иминлеген тәэмин итәр өчен дә федераль үзәк үзенә алырга мөмкин. Моннан тыш, табигый казалар яки башка гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта төбәк үз вәкаләтләрен үти алмый икән, алар федераль үзәккә тапшырыла, диелә.

Документта язылганча, вәкаләтләре алынган очракта, төбәкләргә әлеге вәкаләтләрне үтәр өчен карлаган акчалар бирү туктатыла, субъектларга тапшырылган милек федераль үзәккә кире кайтарыла.

XS
SM
MD
LG