Accessibility links

Коммерсантъ: Татар конгрессы мөрәҗәгатенән соң да Кремльнең шартнамәгә карата фикере үзгәрми


Мәскәү Кремле
Мәскәү Кремле

Мәскәү белән Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүгә карата Кремльнең фикере үзгәрми. Пәнҗешәмбе Дөнья татар конгрессы корылтае кабул иткән мөрәҗәгать тә вазгыяьне үзгәртә алмый, дип яза Коммерсантъ.

"Дөнья татар конгрессы мөрәҗәгатенә карамастан, Кремльнең шартамәгә карата мөнәсәбәте үзгәрми: дәүләт килешү принцибы белән төзелергә тиеш түгел", дип яза басма Русия президенты идарәсендәге чыганакка сылтанып.

Дөнья татар конгрессының VI корылтаеның 3 августта узган пленар утырышында Федераль үзәк белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү килешүе мәсьәләсе күтәрелде. Шартнамәне озайтуның кирәклеге турында Татарстанның дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG