Министр Зейбекчи сүзләренчә, томатлар экспортын чикләү аркасында Әнкара җирле җитештерүчеләр ягыннан басымга дучар, дип яза РИА "Новости".
Узган атнада Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев Русия Төркиядән томатлар кертергә җыенмый, дип белдерде.
2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан итте. Мөнәсәбәтләр яхшыра башласа да, чикләүләрнең күп өлеше гамәлдә кала килде.
Ниһаять, май аенда Русия һәм Төркия президентларны Владимр Путин һәм Рәҗәп Эрдоган сәүдә чикләүләрен гамәлдән чыгару турында килеште.
Июнь башында Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Төркиядән кайбер төр азык-төлек кертүгә чикләүләрне бетерү турында карар чыгарды. Документка ярашлы, исемлектә туңдырылган кош түшкәләре, тавык һәм күркә эчәк-бавырлары, кыяр, алма, груша, йөзем (виноград), җир җиләге һәм бакча җиләге бар. Ләкин томат, борыч, бадымҗан, анар, айсберг һәм латук салатын Русиягә кертү әле дә тыелган.