Корбан чалу өчен махсус урыннар арасында "Әҗем", "Казан нуры", "Әл-Мәрҗани", "Ярдәм", "Апанай", "Гаилә", "Солтан", "Шамил", "Гадел", "Тынычлык", "Имин нуры", "Ризван", "Җомга" мәчетләре янындагы мәйданчыклар билгеләнгән.
Гадәттәгечә, шулай ук бәйрәм алдыннан хәйрия фонды "Мохтаҗларны тукландыр" дип аталган чара турында да игълан итте. Чара кысларында фонд мохтаҗларга – авыру кешеләргә, инвалидларга, ялгыз картларга, ятимнәргә корбанлык сатып алу өчен акча җыя. Корбанлык бәясе (терлекне чалу, эшкәртү һәм таратуны да кертеп) 7500 мең сум.