Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русское собрание" оешмасы Миңнехановтан татарлар өчен "аерым өстенлекләр" таләп итмәүне сорый


Анатолий Степанов (уртада). "Вестъ" газеты фотосы
Анатолий Степанов (уртада). "Вестъ" газеты фотосы

"Русское собрание" оешмасы Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган. Ул Миңнехановка "урыс һәм татар халкын берләштерүгә юл куймаучы" кайбер проблемнарны атаган.

"Русское собрание" рәисе Анатолий Степанов имзалаган әлеге мөрәҗәгать оешманың сайтында дөнья күргән.

Хат авторы билгеләп үтүенчә, "Татарстан белән Русия арасында килешүгә һәм республикада президентлык институтына карата "фикер алышулар градусы кыза". "Без, урыслар, татарларның Ватаныбызга, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында, илнең үсешенә керткән өлешен хәтерлибез һәм бәялибез. Ләкин ни өчен аерымлык таләп итәргә?! Өстәвенә, әлеге аерымлыкны хокукый нормалар белән ныгытырга! Туган илнең башка төбәкләрендә яшәүче лаеклы халыклар бу хакта сүз йөртми!" диелә мөрәҗәгатьтә.

Степанов шулай ук Татарстан канунннарының федераль кануннар белән кайбер тәңгәлсезлекләрен дә күрсәтә. "Татарстан конституциясенең преамбуласында татар хаклы "күпмилләтле халык" фонында ассызыклап бирелгән, моны норма дип санап булмыйдыр. Урыслар илдә 80 проценттан артып китсә дә, Русия конституциясендә урыс һәм күпмилләтле русия халкына бүленеш юк. Халыкның яртысы диярлек урыс булган төбәккә ни өчен мондый "уникальлек" кирәк?", ди Степанов.

Ул шулай ук Татарстанда урыс балалары татар телен укырга мәҗбүр булулары турында да әйтеп уза. "Урыс телен укыту "урыс телле" төбәкләргә караганда, Татарстанда "киселә", дип яза Степанов һәм 20 июльдә Владимир Путинның Йошкар-Олада урыс телен яклап әйткән сүзләрен китерә.

XS
SM
MD
LG