Корбан бәйрәме сәбәпле 1 сентябрь Татарстанда ял көне булачак. 30 август республика көне буларак билгеләп узыла һәм Татарстанда ул көнне дә ял итәчәкләр. 29 һәм 31 август эш көне бер сәгатькә кыскартылачак.
Бүген Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышында казыйлар нисаб күләмен билгеләде.
Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиеш була.
Башкортстанда Корбан бәйрәме көнне шулай ук ял итәчәкләр.