Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 13:25

2017 елда Мисырга чартер очышларның яңартылмавы Русиягә андагы һава аланнары иминлеге турында җитәрлек дәлилләр китермәү белән аңлатыла диелә.

2017 елда Русия Мисырга чартер очышларына рөхсәт бирмәячәк. Моның хакта Русия дипломатик даирәләрендәге һәм авиация өлкәсендәге чыганакларга сылтап "Известия" хәбәр итә.

Төп сәбәп дип Русиягә Мисыр һава аланнарының иминлеге турында җитәрлек дәлилләр китерелмәве атала. Әлегә иминлек ягыннан уңай үзгәреш булган бердәнбер шәһәр дип Каһирә атала.

"30 сентябрьгә Һургада һәм Шәрм әш-Шәйх шәһәрләрендәге һава аланнары тикшереләчәк. Хәзер сөйләшүләр алып барыла. 2017 елда чартер рейслар яңартылмаячак", дип сөйләгән басмага исеме аталмаган чыганак.

2015 елда Русия транспорт министрлыгы русияләргә Мисырга очышларны тыйган иде. Бу 31 октябрь көнне Синайда 217 юлчы һәм 7 экипаж вәкиленең үлеменә китергән "Когалымавиа" очкычы һәлакәте сәбәпле булды.

XS
SM
MD
LG