Accessibility links

җомга, 22 сентябрь 2017, Казан вакыты 05:56

Казан-Мәскәү югары тизлекле тимер юлы Берлин белән Кытайны тоташтырачак "Евразия" проекты өлеше булырга мөмкин.

2018 елда төзелә башларга мөмкин Казан-Мәскәү югары тизлекле тимер юлы Өремчедән Берлинга кадәр барачак "Евразия" юлы проектының бер өлеше итеп күзаллана. Моның турында Коммерсантъ хәбәр итә.

Чыгымнарны каплау өчен Русия инвестицияләр фонды белән Бельгиянең AtlasInvest оешмасы махсус фонд булдырырга тели. Югары тизлекле юлны төзү проекты 8 трлн сум таләп итәчәк, шуларның 3,6 трлн сумын Русия ягы күтәрәчәк диелә.

2050 елда "Евразия" юлы елына 20 млн тонна йөк ташый алачак һәм 37 млн юлчы йөртәчәк, дип көтелә. Русия буйлап сузылган 2,4 мең чакрымны 9,5 сәгать эчендә узып булачак, дип хәбәр ителә.

Казан-Мәскәү югары тизлекле тимер юлын 2018 елда төзи башларга җыеналар. Казаннан Мәскәүгә 3,5 сәгатьтә барып булыр дип көтелә. Юлның бу өлешен төзү өчен 1,28 трлн сум кирәк булачак.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG