Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 11:43

ТНВ телеканалының яңа сезонында "Адәм белән һава" тапшыруы кире кайта, "Кәмит-Җәвит", "Яңа дәвер" дип аталган яңа проектлар чыга башлаячак.

ТНВ сайтында дөнья күргән хәбәрдә әйтелүенчә, "Адәм белән Һава" тапшыруы аның алып баручысы Ләйлә Дәүләтованың кызы туу аркасында тукталып торган. Хәзер автор эшенә кайтты, диелә.

Моннан тыш, телеканалда яңа тапшыруларның премьералары да көтелә. "Яңа дәвер" проектында татар альтернатив музыкасы яңгыраячак, дип вәгъдә итәләр.

ТНВга юморист Җәвит Шакиров та кайта. Ул "Кәмит-Җәвит" тапшыруын алып барачак. Җәвит Шакиров янына Татарстанның билгеле язучылары, музыкантлары, юмористлары, җырчылары, артистлары киләчәк һәм юмор белән соңгы яңалыклар турында фикер алышачаклар.

Урыс телендә барган "Народный будильник" урынына иртәнге якта "Здравствуйте" тапшыруы чыгачак. "Манзара"га "Баш мөхәррир сүзе" дип аталган рубрика кертеләчәк.

"Переведи" тапшыруы бәйге форматында чыга башлый. Декабрь уртасында програмның абсолют җиңүчесе билгеле булачак. Аңа акчалата бүләк бирү каралган.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Бергәләп өйрәник" дигән тапшыру да әзерләнгән. "Кайнар хит" тапшыруының эфир вакыты озайтылган.

ТНВның яңа сезоны 4 сентябрьдә башлана.

26 августта "Яңа Гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтенең эшли башлаганына 15 ел тулды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG