Accessibility links

шимбә, 18 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:56

Мәскәү өлкәсенең Ивантеевка шәһәрендәге мәктәптә яшүсмер сыйныф бүлмәсендә пневамтик коралдан ут ачкан. Өч укучы, бер укытучы яраланган.

Кимендә дүрт кеше, шул исәптән бер укытучы яраланган дип хәбәр итә Русия эчке эшләр министрылыгының Мәскәү өлкәсе идарәлеге. Һөҗүм итүче тоткарланган. Мәктәптән кешеләр эвакуацияләнгән. Уку йорты ябылган.

РБК мәгълүматынча, 9нчы сыйныф укучысы пневматик коралдан ут ачкан. Ул "мин монда үләргә килдем", дип кычкырган һәм информатика укытучысының башына аткан, дип яза басма. Сыйныфташлары куркып, тәрәзәдән сикергән. Нәтиҗәдә өч укучы яраланган. Яралы балалар һәм укытучы хастаханәгә озатылган.

Һөҗүм итүче укучының ата-анасыннан сорау алалар, тикшерү эшләре бара, диелә.

XS
SM
MD
LG