Accessibility links

якшәмбе, 19 ноябрь 2017, Казан вакыты 00:53

4 октябрьдән Уфа һава аланыннан Калининградка Казан аша очышлар ачылачак һәм мартка кадәр дәвам итәчәк.

Очышларны Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәте башкарачак дип хәбәр итә Уфа һава аланының матбугат хезмәте. Очышлар атнага ике тапкыр чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак. Казан һава аланында очкыч бер сәгать торачак. Очыш биш сәгать тирәсе дәвам итәчәк. Бу рейска 50 кешелек Bombardier CRJ200 очкычлары билгеләнгән.

Билетларны ширкәтнең рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. Уфа-Казан арасында билет бәясе 2590 сумнан, Уфадан Калининградка кадәр - 6590 сумнан башлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG