Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мескен татар үз илендә татар телен сорап йөри"


Фаик Таҗиев, Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты әгъзасы
Фаик Таҗиев, Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты әгъзасы

"Чынбарлыкта татар телен яклаучы бернинди дә хәрәкәт юк. Ниндидер оештырылган каршылык чаралары да, иҗтимагый белдерүләр ясау да юк. Ә алар хәзер бик кирәк", диде Азатлыкка Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты әгъзасы Фаик Таҗиев. Шушы көннәрдә ул Татарстан президентына Ачык хат язган.

Татарча белем бирү, ана телен саклау турында сөйләшүләр, фикер алышулар шактый кызу дәрәҗәгә җитеп килә. Татарстан президенты да бу уңайдан кайбер теләкләрен белдерде. Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре шушы вазгыятьтә нинди ышаныч белән яши? Чаллыдагы Татар телен яклау комитеты әгъзасы Фаик Таҗиев белән сөйләштек.

– ​Фаик әфәнде, соңгы вакытта татар теленә каршы көрәш көчәйде, шуңа каршы Казанда, Татарстанда туган телне яклау хәрәкәте барлыкка килде кебек . Шушы халләргә һәм Чаллыдагы вазгыятькә аңлатма бирсәгез иде.

– Чынбарлыкта татар телен яклау буенча бернинди дә хәрәкәт юк. Ниндидер оештырылган каршылык чаралары да, белдерүләр ясаулар да юк. Алар хәзер бик кирәк. Бары аерым активистлар, аерым ата-аналар гына туган тел өчен борчылу белдерә. Ул борчылулар төбендә татар һәм урыс телләрен бер күләмдә укытуны таләп итү. Хәзер татар шундый мескен хәлгә калган, үз илендә татарча укытуны сорап йөри.

Татарстан мәктәпләрендә татарча дәресләргә каршы чыгучыларны Фаик әфәнде "карагруһчылар" дип атады һәм мисаллар да китерде. Мәсәлән, аның оныгы Чаллының ЗӘБ бистәсендәге 21нче мәктәптә укый икән. Әлеге мәктәптә татар теле атнасына ике сәгать керә. Шул ук вакытта урыс теле атнасына дүрт сәгать укытыла. Урыслар әйткән татар һәм урыс телләренең тигез укытуның булмаячагына Фаик әфәнде инде инанган.

Татар мәктәпләре ябылып беткәч, татар теле өчен көрәшү ул инде имитация генә булып кала

“Татар һәм урыс телләрен укытуда әлегә бернинди дә тигезлек юк. Мондый тигезлек өчен безнең җитәкчелек, шул исәптән президент та, Дәүләт шурасы да, барлык министрлыклар да көрәшергә, көрәшне оештырырга, татар халкының татар телендә белем алуын тәэмин итәргә тиешләр иде. Татар мәктәпләре ябылып беткәч, татар теле өчен көрәшү ул инде имитация генә булып кала”, дип саный Татар телен яклау комитеты әгъзасы.

Ул шулай ук Казандагы урыс мәдәнияте җитәкчесе Михаил Щегловның, Татарстанда яшәгән кешенең татар телен күралмавына, урыс мәктәбендә атнасына ике тапкыр кергән татар дәресләрен күпсенүенә, бу дәресләрне ниндидер хокук бозу дип күрсәтүенә аптырый.

Русия президенты Путин быелның 20 июлендә Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дип белдергән иде. "Путин бу белдерүе белән урыс теленең өстенлеген пропагандалады. Урыс теле бөтен кешегә мәҗбүри булып чыга. Ә ана телләре теләгән кешеләргә генә укытыла дигән сүз. Мин моны Русиянең үз Конституциясен бозу дип саныйм”, ди әңгәмәдәшебе һәм татар хокукларының төрле яклап кысылуына борчылуын белдерә.

"Милләтне кысуны алар бар дөньяга кычкырып эшләмиләр. Белем бирү өлкәсендә булсын, мәчетләр төзүдә булсын һәм башка юнәлешләрдә бүтән милләтләр урыска караганда нык кысрыклана. Моны ачыктан-ачык әйтүче юк. Халыклар дуслыгы дибез. Мин бу дуслык яклы. Ләкин урыслар үзләре бу дуслык яклы түгел. Татарстандагы урыс мәдәнияте оешмасы татар теленә гел каршы чыга, ата-аналардан дип Путинга хатлар яза. Ә нигә татарлар Путинга хатлар язмый соң?" дип борчыла милли хәрәкәт активисты.

Фаик әфәнде әйтүенчә, милләт язмышын кайгыртып Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәрлек оешмалар инде калмаган. Үз вакытында актив эшләгән татар милли хәрәкәте Татарстан җитәкчелеге, көч структуралары тарафыннан кысылып бетерелгән. Алардан экстремистлар ясап, түбәнгә төшереп, активлыкларын бетергәннәр.

Миңнеханов телне гаиләдә саклау кирәклеге турында сөйли. Буш сүз! Гаиләләрнең күпчелеге инде урыслашкан

"Актив эшләүне инде куркынычка әйләндерделәр. Шушы юнәлештә мин үзебезнең Татарстан җитәкчеләренә нык үпкәле һәм ачулы. Чөнки татар телен саклау, үстерү һәм туган телебездә укытуны оештыру – алар эше иде. Татарстан президенты туган телне саклауны гаиләдә башкару турында сүз чыгарды. Гаиләләрнең күпчелеге инде урыслашкан. Шәһәрдәге татар гаиләсе саналганнар авыз тутырып татарча сөйләшә алмый”, ди әңгәмәдәшебез һәм хәзерге гаиләгә ана телен саклауда нидидер өмет баглауны юкка сүз кузгату дип бәяли.

Төрле җыен-конференцияләрдә республикада татар балаларының 50% чамасы ана телендә белем ала дигән сүзләрне шар ярып, оялмыйча әйтәләр. “Мондый ялганны быел Татар конгрессында да татар балаларының 49%ы белемне ана телендә ала дип белдерделәр. Чынбарлыкта Татарстанда татар телендә белем бирүче бер-ике мәктәп калдымы икән?” дип сорау куя Фаик әфәнде. Татар мәктәпләренең бетүендә ул укытучылар һәм мәктәп мөдирләрен дә гаепләде. “Алар татарча укытуда принциплы булмады, милләтнең телен саклау эшен алып бармады. Ә бит татар милли хәрәкәте аларның ихлас эшләүләренә ышанып, өметләр баглап татар мәктәпләре ачтырган иде. Укытучыларның гына түгел, элекке президент Миңтимер Шәймиевнең дә, Рөстәм Миңнехановның да гаепләре зурдан. Без аларга җитәкчеләр, зур кешеләр булганга авыр сүзләр әйтмәдек. Бәлки әйтергә дә кирәк булгандыр. Ә йомшак кына әйтелгән гозерләребез аларга барып та җитмәде шикелле”, дип искә ала Фаик әфәнде.

– Һәр милли республикада азмы-күпме дәрәҗәдә ана теле өчен борчылучылар бар. Татарстанның бер ягында – Башкортстан, башка якларында Чуашстан, Мари Иле, Мордовия һәм Удмуртия республикалары. Һәркайсында туган тел проблемы ярылып ята. Менә шушы ана теле проблемын хәл итүдә милли республикалар ни өчен бер-берсенә терәк була алмыйлар соң?

– Алар бер-берсенә терәк була алыр иде. Әмма Русиядә субъектлар белән эшләү системы аларны шундый хәлгә төшергән ки, алар бу турыда сөйләшергә, ни дә булса әйтергә дә курка. Чөнки аларны милләтчелектә гаепләп эшләреннән алырга мөмкиннәр. Монда аларның ихтыяр көчләрен күреп булмый, аларны гаепләп тә булмый кебек. Бу башлыкларның да эшлисе һәм яшиселәре килә. Шуңа берләшмәячәкләр алар. Берләшсәләр, “кучковаться” итү була ул. Русиянең бөтенлеген саклаучы органнар шулай санаячак та. Монда Русиягә бер куркыныч та юк, ләкин берләштерәселәре килми. Империянең “бүл дә хакимлек ит” дигәне әле дә гамәлдә.

Татар теленең киләчәге бармы?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:41 0:00

Фаик әфәнде Чуашстан яки Мордовиядә ана телендә укытуның торышы белән якыннан таныш булмавын әйтеп, Башкортстан турында бераз фикерләрен әйтте. Аныңча, Башкортстанда башкорт телен саклаудан бигрәк, татар телен кысрыклап чыгару белән мавыгып киткәннәр. “Миңа кайбер башкортларның “татар теле безне татарлаштыруга китерә, безгә урыслашу янамый” диләр иде. Мортаза Рәхимов чорларында алар үз телләрен саклауга нык инанган иде. Ә безнекеләр алай тырышмадылар. Моннан ун еллар чамасы элек Миңтимер Шәймиев тә “телне гаиләдә сакларга кирәк, ”дигән иде. Әлбәттә сакларга кирәк. Бу юл телне саклауның бер өлеше генә. Ләкин урысча сөйләшкән татар гаиләсе татар телен саклауга өлеш кертә алмас”, ди Фаик әфәнде.

Туган телне яклау комитеты вәкиле Фаик Таҗиев әйтүенчә, татарча укыту буенча Русия хакимиятләре белән ниндидер бәхәскә кереп торасы юк. Чөнки Русия милләтләренең ана телендә белем алу хокукы илнең Конституциясендә әйбәтләп күрсәтелгән. Шул ук вакытта ул телне саклауда активрак булырга, каршылык чаралары, белдерүләр ясарга чакыра. Шушы көннәрдә Фаик әфәнде Татарстан президентына Ачык хат язган.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка Ачык хат

Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы!

Русия президенты Владимир Путин 20 июльдә Мари илендә уздырылган киңәшмәдә буйсындырылган халыкларның ана телләрен теләк буенча гына укытып, ә урыс телен исә дәүләт теле буларак мәҗбүри укытырга кирәклеген ассызыклап үтте.

Бу көннәрдә Казан мәктәпләрендә укучы балаларның бер төркем ата-аналары татар телен укытуны гамәлдә калдыруны сорап Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Интернетта да бу турыда бәхәс бара. Татарстанда һәм татар яшәгән башка төбәкләрдә дә Русия җитәкчелеге тарафыннан урыс булмаган милләтләрнең телләрен кысуга юнәлтелгән сәясәттән ризасызлык сизелә.

Бу очракта Путинның югарыда искә алынган сүзләре Русия Конституциясенең 29нчы маддәсенә каршы килә түгелме соң?

29нчы маддәнең 2нче бүлегендә соңгы җөмләдә менә болай язылган: “...запрещается пропаганда социального, расового, национального, религиозного или языкового превосходства”. Монда урыс теленең башка телләрдән өстенлеген пропагандалау гына түгел, ә бу дәүләт юрисдикциясенә кергән башка милләтләрнең үз ана телләрен белсәләр дә ярый, белмәсәләр дә ярый дигән сәясәт ягъни милләтләрне урыслаштыру сәясәте ярылып ятмыймы?

Русия кысаларында урыс булмаган милләтләрне урыслаштыру сәясәтенең котыра барачагы алдан билгеле иде инде. Вазгыятьнең татарны урыслаштырып бетерү юнәлешендә үзгәрә баруын Миңтимер Шәймиев белән сез генә күрмәмешкә салыштыгыз. Мәктәп програмыннан милли компонентны алып ташлаганга да җитди каршылык күрсәтмәдегез, татар мәктәпләре бер-бер артлы урыслашып юкка чыкканда да сезнең яктан тиешле реакция булмады. Янәсе, “без татар мәктәбе, урыс мәктәбе дип “кучковаться не будем”. Шушы җавапсызлыгыгызга була татар мәктәпләрен юкка чыгартып бетердегез.

Әгәр бүген зур тырышлык куеп элегрәк ачылган татар мәктәпләре гамәлдә калып, ана телебездә белем биреп торсалар, аларны саклап калу өчен көрәш нәтиҗәлерәк булыр иде.

Татар теле бүген дә фән буларак мәктәпләрдә урыс теле белән бер күләмдә укытылмый. Урыс теле атнага 4 дәрес булса, татар теле 2 дәрес кенә. Дөресен әйткәндә, татар телендә укытабыз дип мәктәпләр бер ялганласа, Татарстан мәгариф министрлыгы шул ялганнарны җыеп 42% татар баласына татарча белем бирелә дип хисап бирә. Бу ялган соңгы Конгрессның соңгы кырылтаенда да яңгырады. Конгресс үз чиратында резолюциягә Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтен хуплавы турында пункт керткән. Шулай булгач, ник мыскыл итмәсеннәр безне урыс хакимнәре? Чөнки 94% үзебезнеке дип сайлап куелган президентыбыз, аңарга кадәр Миңтимер Шәймиев, башлыча татар халкына түгел, ә күбрәк Путинга хезмәт итүләре белән татар милләтен яклаучысыз калдырдылар! Сез вәкаләтләр биреп Думага җибәргән единорос депутатларыгыз татар телен күкрәк киереп яклыйсы урында безнең милли мәнфәгатьләребезне кысуга юнәлтелгән кануннар кабул итеп утыра.

Безгә хәзер урысны татарча укытып баш әйләндергәнче, кичекмәстән татар мәктәпләрен эшләтеп җибәрергә, татар мәгариф системасын торгызып аны күз карасыдай якларга, сакларга һәм ныгытырга кирәк.

Урыс һәм башка милләт балалары татар телен бик теләп өйрәнсен өчен Миңтимер Шәймиевкә һәм сезгә Русия Конституциясенең 68нче маддәсен тормышка ашырырга кирәк иде. Ә сез “Без булдырабыз!” дигән булып, авыл советларында, шәһәр һәм районнарда гына түгел, үз аппаратыгызда да татар телендә эш алып баруны оештыра алмадыгыз. Шуны күреп торган урыслар кемнәр белән эш итүләрен аңлап татар теленең кирәге юк икән дигән фикергә килделәр дә инде.

Рөстәм әфәнде, сезнең телне саклау өчен гаиләдә дә татарча сөйләшү кирәк дигән киңәшегез белән килешеп булмый – хәзер гаиләдә дә балаларның теле урысча мультфильмнар карап ачыла. Безнең әлеге мөрәҗәгатебез гаиләләрендә татарча теле ачылган балаларның бакчага, яисә мәктәпкә бераз йөргәннән соң урыстеллегә әверелүеннән гарык булганнар гозере буенча языла. Республика белән Табеев, Усманов, Шәймиев идарә иткән заманнарда ук урыслашканнар гаиләләрендә татарча бөтенләй сөйләшә алмыйлар. Аларның шактый зур өлеше үз язмышлары белән килешеп, балаларына татар телендә белем бирүгә каршылар ягына бастылар инде.

Бу мөрәҗәгатебез белән без урыс мәктәбендә татар теле укытуның сәгатьләрен урыс теле белән тигезли алсагыз иде дип сорамыйбыз. Бу колларча булыр иде. Без татар балаларының үзенә туганда ук Аллаһ Тәгалә биргән хокукын тормышка ашыру йөзеннән аларны барлык фәннәрне дә туган телендә укыта торган мәктәпләрдә укытуны республика җитәкчелегеннән таләп итәбез. Бу - дәүләт вазифасы! Татарлар дәүләткә салымны башка милләтләрдән ким түләми. Татар баласы уку йортларыннан галим, инженер, татар язучысы, татар мәдәният хезмәткәре һәм җәмәгать эшлеклесе булырлык татарча белем алып чыгарга хокуклы.

Татар милли хәрәкәте ветераны Фаик Таҗи
26 сентябрь, 2017 ел

Татар теленә басым. Соңгы тәрәккыят

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады.
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады.
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде.Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде.
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды.
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды​.
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзсече Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде.
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG