Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефтекамада Навальныйга теләктәшлек белдергән студентка уку йортыннан куу белән яныйлар


Нефтекама машина төзелеше көллияте
Нефтекама машина төзелеше көллияте

Башкортстанның Нефтекама машина төзелеше көллиятенең беренче курс студенты Алмаз Имамовка Алексей Навальный тарафдарларының урам җыенында катнашкан өчен уку йортыннан куу белән яныйлар.

Сентябрь аенда гына да егетне өч тапкыр мәктәп җитәкчелеге белән сөйләшүгә чакырганнар дип яза Idel.Реалии.

Студент шундый аралашуның берсен Youtube хостингына куйган. Аудиоязмадан аңлашылганча, көллият җитәкчесенең тәрбия эшләрендә урынбасары Зинфира Сәлимҗанова егеткә эчке эшләр министрлыгы, федераль иминлек хезмәте һәм балигъ булмаганнар эше комиссиясенә мөрәҗәгать итү белән янаган.

"Без хөкүмәткә каршы андый сүзләр әйтергә тиеш түгел. Элеккеге чорларда моның өчен атарлар иде", дигән Сәлимҗанова.

Алмаз Имамов сүзләренә караганда, аны Алексей Навальныйның "ВКонтакте"дагы тарафдарлары төркеменә кушылганнан соң эзәрлекли башлаганнар.

26 март һәм 12 июнь көнне Русиянең төрле шәһәрләрендә коррупциягә каршы митинглар узды. Навальный тарафдары булган студентларны эзәрлекләү башланды. Владивостоктан 16 яшьлек мәктәп укучысы Семен Голубевка да мәктәп җитәкчелеге басым ясаган иде. Быел июньдә Балтыйк федераль университетының 3 курс студенты Олег Алексеевны уку йортыннан кудылар. Җитәкчелек егетне укырга йөрмәү һәм ришвәт бирүдә гаепләде. Олег исә 26 мартта "Ул сезгә Димон түгел" урам җыенында катнашканга кудылар дип белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG